Тексты песенок

Текст песни Алина Сафиуллина - Бердәнберемә

Алина Сафиуллина - Бердәнберемә
  • Просмотров: 0
  • Исполнитель: Алина Сафиуллина
  • Опубликовал: Admin
  • Дата публикации: 19.04.2025
Бердәнберемә
Мөхтәр Минһаҗев көе Сания Әхмәтҗанова сүзләре

Нигә юкка шикләнәсең,
Нигә юкка сыныйсың?
Ятларга яр булырсың,дип,
Ник аерылу юрыйсың?

Синеке мин,тик синеке!
Күрмисеңмени үзең?
Газапланма,газапланма -
Оныт "хыянәт" сүзең.

Ышанырлык та түгел шул
Артык кайнар хисләрем.
Сөюемнән йөрәгемә
Утлар капса,нишләрмен?

Синеке мин,тик синеке!
Күрмисеңмени үзең?
Газапланма,газапланма -
Оныт "хыянәт" сүзең.

Үзең дә "бердәнберем" дип
Әйтче күземә карап.
Ятка күз салмаслык итеп,
Миннән дә ныграк ярат!

Синеке мин,тик синеке!
Күрмисеңмени үзең?
Газапланма,газапланма -
Оныт "хыянәт" сүзең.



Видеоклип